"Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды.

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

21 декабрь көнне Саба район мәдәният йортында,Саба үзәк балалар китапханәсе оештырган "Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган, "Тылсымлы сандык" әкияти тамашасын карарга, Курсабаш авыл җирлегеннәндә балалар барды. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова проектта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде. Чара кече залда чыршы тирәли җыр, биюләр белән тәмамланды. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылып, истәлек фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International