ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

       Тәрбияләнүчеләр кунаклар белән сөйләште, алар үзләренең профессиональ тәҗрибәләрен һәм акыллы киңәшләрен бирделәр. Бу хезмәткә хөрмәтнең кыйммәтле дәресе булды.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Мишә авыл җирлегендә Саба муниципаль районы прокуроры Р.Н. Шәймәрданов гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә килгән гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм җаваплар алдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы юбилярларны өйләрендә котлады. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, озын гомер теләде.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

1 октябрьдә 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрнең "алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган тантаналы чара узды. Сабада узган тантаналы чарада Лесхоздан,  Будылиннар һәм Вәлиевлар гаиләләре катнашты. Юбилярларны бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, җирлек башлыгы, юбилярларның балалары котлады. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

6.10.2025 конне Арча шәһәрендә "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды, анда Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Элеге конкурста “Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” нән  Динә Габдрахманова ( җитәкчесе Дәүлиева Г.Р.) вокал номинациясендэ  "Ак калфак " исемле жыр белэн һәм  “Яшьлек” хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) хореография номинациясендә “Сабантуй буләге” биюе белән   катнаштылар. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсның барлык зона  этаплары нәтиҗәсе  буенча Казанда  4.11.2025 конне Халыклар бердәмлеге көненә карата Гала концерт узачак.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Шыңар урта мәктәбендә Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Балалар кызыклы чыгышлар әзерләделәр: күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, матур бию номерлары һәм күңелгә ятышлы музыкаль композицияләр яңгырады. Укучылар укытучыларга сабырлыклары, кайгыртучанлыклары һәм аларның белем алуына керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Самара шәһәрендә "Самара өлкәсенең төбәкара өстәл теннисы буенча 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында, 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярышлары" узды . Әлеге ярышларда безнең спорт мәктәбенең өч спортчысы катнашты: Билалов Дамир, Латыйпов Ильсаф, Хәсәншин Радик. Илсаф Латыйпов 14 яшькә кадәрге егетләр арасында 2 нче урынны алып аерылып тора. Финал очрашуында Ильсафка җиңү өчен бераз гына җитмәде, ләкин ул бик лаеклы һәм искиткеч уен күрсәтте. Дамир һәм Радик зур тәҗрибә тупладылар. Без балаларга ярышларда да, тормышта да алга таба уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Өлкәннәр ункөнлегендә «Нәфис» фондының хәйрия акциясе старт алды: алтын яшьтәге 3300 кеше бүләкләр һәм котлаулар алачак. Җыелмаларга кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыеклыклары, коры чистарткычлар, сабын керә. Бүләкләрнең гомуми авырлыгы 5,3 тонна тәшкил итә.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International