Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре алдында Ак Барс банк җитәкчесе И.Г.Галиев һәм банк хезмәткәре Зөбәйдә Хәсәнова банк продуктлары белән таныштырып, чыгыш ясадылар. Кулланучылар кредиты, рассрочка карталары, ислам ипотекасы турында хезмәткәрләр кирәкле мәгълүмат туплый һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар .
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында мәктәпләрдә эшләүче музей җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинар Сатыш мәдрәсәсенә кызыклы экскурсия белән башланып китте.
Лесхоз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар ата-аналар комитеты командасы «иминлек өчен ата-аналар» республика конкурсының муниципаль этабында катнашты.
21 гыйнварда Эзмә авыл мәдәният йортында "Игенче" ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиесенең 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы да катнашты. Киңәшмәдән соң авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә популяр артистлар Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисовлар зур концерт куйдылар.
Мишә авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Илназ Альберт улына һәм Мөгтәсимов Хәмит Мирсәет улына бистәнең иҗтимагый тормышына күпьеллык өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлы партнерлыкның дәвам итүен теләде.
19нчы һәм 20нче гыйнвар көннәрендә Саба урта мәктәбендә “Әти-әниләр куркынычсызлык өчен” дип исемләнгән республикакүләм конкурсның муниципаль этабы үтте. Бәйгенең максаты – балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәләкатләрен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү. Бәйге мәгариф идарәсе, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районындагы бүлекчәсе һәм Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә үткәрелде. Чара кызыклы, җанлы һәм оешкан төстә үтте. 1-2 сыйныф укучылары категориясендә 1нче урынга Саба гимназиясе, 2нче урынга Сатыш, 3нче урынга Иштуган мәктәбе командасы лаек булды. 3-4 сыйныф укучылары категориясендә исә 1нче урынны Саба урта мәктәбе, 2нче урынны “ОНИКС” белем үзәге, 3нче урынны Шәмәрдән лицее әти-әниләр командасы яулады. Тормышыбыз имин, юлларыбыз һәрчак уң булсын!
Эзмә урта мәктәбе Алдынгылары “7 көн “Рәхмәт” акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында укучылар мәктәп хезмәткәрләренә, укытучыларга, дусларына һәм әти-әниләренә рәхмәт белдерделәр.
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде