Саба урта мәктәбендә әти-әниләр комитетлары көч сынашты

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

   19нчы һәм 20нче гыйнвар  көннәрендә Саба урта мәктәбендә “Әти-әниләр куркынычсызлык өчен” дип исемләнгән республикакүләм   конкурсның муниципаль этабы үтте. Бәйгенең максаты – балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәләкатләрен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү. Бәйге мәгариф идарәсе, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районындагы бүлекчәсе һәм Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә үткәрелде. Чара кызыклы, җанлы һәм оешкан төстә үтте. 1-2 сыйныф укучылары категориясендә 1нче урынга Саба гимназиясе, 2нче урынга Сатыш, 3нче урынга Иштуган мәктәбе командасы лаек булды. 3-4 сыйныф укучылары категориясендә исә 1нче урынны Саба урта мәктәбе, 2нче урынны “ОНИКС” белем үзәге, 3нче урынны Шәмәрдән лицее әти-әниләр командасы яулады. Тормышыбыз имин, юлларыбыз һәрчак уң булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International