2024 елның 11-22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында "Техник яктан катлаулы товарларның сыйфаты" һәм "Сатучыдан сорау" темаларына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды.
Сорауларны телефон аша (мәгълүмат түбәндә урнашкан) яки турыдан-туры консультация үзәкләрендә һәм пунктларында бирергә мөмкин булачак (графиклар район порталларында "Кулланучылар хокукларын саклау" бүлегендә урнаштырылган).
Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, хокукларын бозган оешмаларга һәм эшмәкәрләргә карата дәгъваларны рәсмиләштерүдә ярдәм ала алачак. Бу Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры килә, ул Россиядә ел саен 15 мартта билгеләп үтелә.
Консультацияләр алу өчен сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банковская урамы, 2а йорт, тел.884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында 884360 2-12-55.
2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районы КФҮ консультация пунктында кабул итү үткәрде.
Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм аларны карау вакыты, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б. аңлатылды.
27 нче мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр медицина тикшерүе уттеләр.
Социаль хезмәт алучыларны Саба район хастаханәсендә эшләүче табиблар: хирург, уролог, отоларинголог, гинеколог, окулист, терапевт һәм башка белгечләр тикшерде. Медицина тикшеруе буенча тиешле дәвалау һәм медицина процедуралары билгеләнде.
Бүген "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә 3 группа – Саба урта мәктәбе, Шекше төп мәктәбе, Сәләтле балалар мәктәбе укучылары командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән файдаланды
«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы федераль законнарга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турында Нигезләмә нигезендә (алга таба - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган Дәүләт комитеты) җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләрнең) күрсәтелгән оешмаларның 2023 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.
23 март көнне Кече Шыңар һәм Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәчеләр Кече Шыңар авылында яшәгән Гарипов Мандут һәм Сәвия балалары, Оет авылында чыгымнарны авыл халкы үзара җыйналып күтәрде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды.
Татарстан интернет-сәүдәне үстерү буенча республика программасын кабул иткән беренче төбәк булды. Программа кысаларында тармак инфраструктурасын формалаштыру стимуллаштырыла, эшмәкәрләрне продукцияне сатуның яңа каналларында эшләү күнекмәләренә өйрәтү системалы рәвештә үткәрелә, барлык этапларда дәүләт ярдәме һәм ярдәм күрсәтү чаралары күрсәтелә.
Югары Симет авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы ачылды. Анда «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар. (тәрбиячесе Закирова А.Р)