Китапханәгә экскурсия

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

 Югары Симет авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы ачылды. Анда «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар (тәрбиячесе Закирова А.Р).  Китапханәче балаларга китап дөньясына кызыклы сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну һәм мавыктыргыч караш белән китапханәче хикәясен тыңладылар. Ул балаларны китапханәнең китап фонды белән таныштырды, китаплар белән ничек дөрес кулланырга, китапларны ничек сайларга, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләде һәм күрсәтте. Балалар китапларның киштәләрдә нинди тәртип буенча урнаштырылганын һәм нинди китапларны балаларга укырга яраганлыгын белделәр. Балалар бик шатланып матур тышлы, искиткеч бизәлгән киштәләрдә күп кенә китапларга карап тордылар. Балаларның зур игътибарын «Иң якын дустым китап» китап күргәзмәсе җәлеп итте. Гүзәл Насирова халык һәм язучылар язган әкиятләр турында сөйләде.                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International