Театр сәнгате фестивале

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья театр көне 1961 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу актерларның, режиссерларның, яктылык техникларының һәм тавыш инженерларының, гримерларның, театр Рәссамнарының һөнәри бәйрәме.

Традицион рәвештә ул бердәм девиз «Театр халыклар арасында үзара аңлашу һәм тынычлыкны ныгыту чарасы» астында уза.

Халыкара театр көне сәхнә осталарының һәм театрның барлык хезмәткәрләренең халыкара һөнәри бәйрәме генә түгел, бу безнең бәйрәм - миллионлаган битараф булмаган тамашачылар бәйрәме.

Әлбәттә, бу искиткеч көн уңаеннан безнең гимназиядә театр сәнгате фестивале узды. Без татар халкының милли бәйрәмнәрен, йола уеннарын, гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен искә төшердек. Барлык укучыларга да матур, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International