Кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

2024 елның 11-22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында "Техник яктан катлаулы товарларның сыйфаты" һәм "Сатучыдан сорау" темаларына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды.

Сорауларны телефон аша (мәгълүмат түбәндә урнашкан) яки турыдан-туры консультация үзәкләрендә һәм пунктларында бирергә мөмкин булачак (графиклар район порталларында "Кулланучылар хокукларын саклау" бүлегендә урнаштырылган).

Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, хокукларын бозган оешмаларга һәм эшмәкәрләргә карата дәгъваларны рәсмиләштерүдә ярдәм ала алачак. Бу Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры килә, ул Россиядә ел саен 15 мартта билгеләп үтелә.

Консультацияләр алу өчен сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банковская урамы, 2а йорт, тел.884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында 884360 2-12-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International