2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районы КФҮ консультация пунктында кабул итү үткәрде.
Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм аларны карау вакыты, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б. аңлатылды.
Чараны үткәрүнең төп максаты-кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучы өчен файдалы мәгълүмат белән «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.