Кече Шыңар  һәм Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

23 март көнне Кече Шыңар  һәм Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәчеләр Кече Шыңар авылында яшәгән Гарипов Мандут һәм Сәвия балалары, Оет авылында чыгымнарны авыл халкы  үзара җыйналып күтәрде.  Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән намаз укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International