Һәркемгә мәгълүм, эш барышындагы белем күтәрү курслары – профессиональ квалификациянең югары баскычына ирешү максатыннан һөнәри белемнәрне өйрәнү һәм яңарту процессы булып тора. Ул белгечләргә яңа технологияләр, методикалар югарылыгында булырга ярдәм итә, шулай ук аларның конкурентлык сәләтен арттыра, кадрлар яңа күнекмәләр ала, курслар барышында технологияләр һәм методикаларны үзләштерә алырлык күп кенә заманча квалификация күтәрү программалары өйрәнелә. Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының баш белгече Илгизәр Гатауллин «Бюджет системасы һәм бюджет процессы» темасына курс программасы үтеп кайтты. Курслар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә уздырылды. Курс темасы берничә модульдә тәкъдим ителде, анда бюджет төзелеше һәм бюджет системасы, бюджет керемнәрен формалаштыру процессы, бюджетны планлаштыруның асылы һәм максатлары, бюджет проектларын төзү нигезләре һәм башка күп кенә мәсьәләләр өйрәнелде.
2024 елның 26 мартында хезмәт коллективлары һәм авыл советлары командаларында уйнаучы ир-атлар арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.
26-27 март көннәрендә “Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" максатчан программасы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары районыбызның төрле оешмаларында экскурсияләрдә булдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече тарафыннан «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе»МББУНЫҢ 7-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырылды.
“Saba Balahoner һөнәрләр шәһәрчеге” станцияләрендә экскурсияләр
27 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелләрнең ташыган мәле...» хәйрия концерты оештырдылар.
Саба районы Корсабаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды
2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.