Белем күтәрү курслары - һөнәри белемнәрне өйрәнү һәм яңарту процессы

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Һәркемгә мәгълүм, эш барышындагы белем күтәрү курслары – профессиональ квалификациянең югары баскычына ирешү максатыннан һөнәри белемнәрне өйрәнү һәм яңарту процессы булып тора. Ул белгечләргә яңа технологияләр, методикалар югарылыгында булырга ярдәм итә, шулай ук аларның конкурентлык сәләтен арттыра, кадрлар яңа күнекмәләр ала, курслар барышында технологияләр һәм методикаларны үзләштерә алырлык күп кенә заманча квалификация күтәрү программалары өйрәнелә. Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының баш белгече Илгизәр Гатауллин «Бюджет системасы һәм бюджет процессы» темасына курс программасы  үтеп кайтты. Курслар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә уздырылды. Курс темасы берничә модульдә тәкъдим ителде, анда бюджет төзелеше һәм бюджет системасы, бюджет керемнәрен формалаштыру процессы, бюджетны планлаштыруның асылы һәм максатлары, бюджет проектларын төзү нигезләре һәм башка күп кенә мәсьәләләр өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International