Саба районы Корсабаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Саба районы Корсабаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. 

Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кайтару срогы, икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Бу мәсьәләдә катнашучылар бик кызыксынды. Чөнки алар шулай ук авыл халкы белән тыгыз эшлиләр һәм аларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Мисаллар рәвешендә төрле конфликтлы ситуацияләр чишелә.

Чарада катнашучыларга халыкның кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен бүлек реквизитлары белән «Кулланучылар өчен белешмәләр» буклетлары, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International