27 март көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы 5 команда көч сынашты: Шыңар, Саба, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәпләре, Саба гимназиясе һәм ике берләшкән команда: Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты белән “Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе”.
Авыр көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын –“Сабантуй” командасы, тренер Шакиров Ш.Х.
2 урын – “Гимназия” командасы, тренер Гафиятуллин Р.Р.
3 урын - “Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп -интернаты” белән Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе” (тренерлары Шакиров И.Р. һәм Сәубанов А.Р.)
Шулай ук әлеге ярышта яхшы уенчылар да билгеләнде. “Сабантуй” командасыннан Ганиев Нияз, “Гимназия”дан Галимов Айзат, “Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп - интернаты” һәм “Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе” командасыннан Равилин Адель. Яхшы уенчыларга грамота һәм «Сабантуй» мәдәни – спорт комплексына сертификат тапшырылды.
Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык командаларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.