ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Сабаның "Гаилә" паркында музыка бүлеге укучыларының "Тылсымлы төймәләр" дип исемләнгән концерты булып узды. Концерт программасында  төрле стильдә, жанрда һәм чорларда язылган әсәрләр яңгырады.Тамашачылар алдында барлык сыйныф укучылары чыгыш ясады, кечкенәдән алып чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер укучылар өчен әлеге концерт иҗади дебют, ә төрле чараларда күп тапкыр чыгыш ясаучы балалар өчен бу чыгыш сәхнә тәҗрибәсен киңәйтүдә тагын бер баскыч булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

      8 июньдә ел саен социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән намуслы хезмәте һәм Һөнәренә тугрылыгы өчен приютыбызның шәфкать туташы Марданова Лилия Наил кызы бүләкләнде. Котлыйбыз һәм эшебездә алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

9 июньдә Иске Икшермә авыл җирлегендә традицион татар милли бәйрәме-Сабантуй узды. Приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмдә актив катнаштылар, үз куллары белән ясаган сувенир продукциясен ярминкәгә куйдылар. Балалар имбир печеньелары, балчыктан сувенирлар, тәсбих, макрамедан эшләнмәләр, татар милли баш киемнәре, чәч бизәү өчен җыелмалар, өйдәге уңайлылык өчен сувенир продукциясе әзерләделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

    ТР Саба районы прокуратурасы гражданнарны Татарстан территориясендә пилотсыз очу аппаратларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында кисәтә.

     9 июньдә Иске Икшермә авылында "Сабантуй" халык бәйрәме узды. Сабантуй-хезмәт, матурлык, көч бәйрәме, ул кеше игелеге һәм тормыш шатлыгы яктысын йөртә. Безнең тәрбияләнүчеләр бәйрәмдә актив катнаштылар. Алар халыкның традицион уеннарын уйнадылар: чүлмәк вату, аркан тарту, авызларына кашык белән йөгерү, капчыкларда йөгерү, батутларда күңел ачу.

Тэги: ОСЗ Тургай

Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы буенча торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә ПМК-169 ҖЧҖ түбә эшләрен башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Ата-аналар өчен мәгълүмат

Тэги: ОМВД

Бүген иртән Саба районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.

 “Кынгырау” балалар бакчасында “Татар халык ижаты” атналыгы башланды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

"Агросәнәгать комплексы" мәйданчыгында "Сабантуй -2024" милли бәйрәме

Тэги: УСХИП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International