Хезмәткә һәм оборонага алар һәрвакыт әзер!

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген иртән Саба районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар. Алар үз көчләрен идәндә ятып бөгелүдә һәм җәелүдә, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышуда, төрле дистанцияләргә йөгерүдә һәм башка күнегүләрдә күрсәттеләр. Часть начальнигы Закиров Илдар Газизулла улы шәхси мисалында ГТО комплексы күнегүләрен ничек башкарырга кирәклеген күрсәтте. Һәрвакыт яхшы физик формада булу янгын сүндерүчеләр өчен мәҗбүри шарт. Мондый чараларда катнашу спорт осталыгын камилләштерүгә һәм сәламәт конкуренцияне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International