“Кынгырау” балалар бакчасында “Татар халык ижаты” атналыгы башланды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Уен-баланың табигый тормыш иптәше, зур тәрбия көченә ия булган шатлыклы эмоцияләр чыганагы. Халык уеннары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга интернациональ, сәнгать һәм физик тәрбиянең аерылгысыз өлеше булып тора Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар — хәрәкәтле һәм музыкаль татар халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык һәм сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Балаларда татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү бакчабызда һәрдаим алып барыла, әлеге эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Буген дә, «Татар халык иҗаты” атналыгы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Төсле яулыклар”, “Ак калач” һәм башка татар халык уеннарын  уйнап күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International