ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мишә авыл җирлегендә Әхмәд хәзрәт, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Һәр көн лагерьны ачу һәрвакыттагыча намаз белән башлана , балалар мөселман мультфильмын карый, алфавит өйрәнә. Шулай ук балаларга уен программасы әзерләнә, анда барысы да рәхәтләнеп катнаша.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Сораштыруга QR код яки сылтама буенча күчәргә мөмкин


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» бинасын капиталь ремонтлау

Тэги: ОКС

3 июльдә индустриаль паркның икенче чиратын төзү буенча киңәшмә узды.

Тэги: ОКС

3 июльдә Байлар Сабасы, З.Йосыпов ур., 30 адресы буенча урнашкан музейны капиталь ремонтлау буенча чираттагы киңәшмә узды. Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән "Ремонтстройсервис"  җәмгыяте тарафыннан эчке ремонт эшләре алып барыла.

Тэги: ОКС

       2 нче июль, обелиск янында, сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган " Геройлар безнең арада " дип исемләнгән чара үтте. Тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәровна, балалар белән берлектә, Саба муниципаль районы буенча «Диңгез җыелышы" региональ иҗтимагый оешмасы советы җитәкчесе Галиев Илдус Усман улы белән очраштылар. Илдус Усман улы балаларга бу көннең беренче тапкыр 2009 елда һәм әлегә рәсми булмаган характерда билгеләнеп үтелүен әйтте. Бу көнне Гражданнар сугышыннан алып Сүриядәге операциягә һәм махсус хәрби операциягә кадәр төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алалар. Ул шулай ук дәүләтнең сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ничек ярдәм итүе, патриотик мәгърифәт мәсьәләсендә җәмгыятьнең теләктәшлек итүнең мөһимлеге, хәзерге вакытта сугыш зонасында булган сугышчыларга ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Очрашуны йомгаклап, ул балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм тәрбиячеләрне тыңларга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Тэги: ОСЗ Тургай

Байлар Сабасында М. Җәлил урамы, 3А йорт адресы буенча "Балалар иҗат йорты " бинасы өчен нигез төзү эшләре башланды. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән "Таш" җәмгыяте башкара.

Тэги: ОКС

2 июльдә Байлар Сабасы бистәсендә чистарту корылмасы төзелеше территориясендә чираттагы киңәшмә узды

Тэги: ОКС

 Килдебәк  авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көненә карата «Ромашковая мастерская» исемле мастер-класс оештырдылар. Бу чара кысаларында катнашучылар сыгылмалы  синель чыбыктан нәфис чәчәкләр ясарга өйрәнделәр.

    Ромашка-наз, матурлык һәм ихласлык символы. Синель чыбыктан ясалган мастер-класс һәркемнең иҗади потенциалын ача алды, оригиналь композицияләр, чәчәк бәйләмнәре һәм аерым чәчәкләр булдырырга мөмкинлек бирде, алар интерьерның матур бизәге һәм якын кешеләргә искиткеч бүләк булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан иткән иде. Мондый карар гаиләне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде. Шул рәвешле, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда агач матрешкага рәсем ясау буенча гаиләләр арасында мастер-класс уздырылды. Әти-әниләр һәм балалар җәйнең якты, матур төсләрен кулланып әлеге чарада актив катнаштылар. Чыннан да, агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International