Халыкара шоколад көне - ел саен 11 июль көнне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәсе “Шоколад көне ” дип исемләнгән уенлы программа үткәрделәр. Чараның максаты – шоколадның файдалы үзлекләре, аның килеп чыгу тарихы, шоколад турында кызыклы фактлар белән таныштыру, кызыклы уеннар һәм биремнәр аша балалар шагыйрьләренең иҗатына кызыксыну уяту. Уен барышында блиц – викторина, шоколадлы викторина, «Шоко - пазл» төзү, “ ШОКОЛАД сүзе хәрефләреннән иң соңгы булып сүз төзү» уены, “тәмле” табышмаклар чишү һ.б. уеннар балалар тарафыннан җылы кабул ителде, кызыксынып уйналды. Шоколадлы уеннан соң һәрбер бала шоколадка ия булды.
2024 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә
Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында шторм кисәтүе.
2024 елның якындагы сәгатьтә һәм 11 июлендә кич белән Татарстан Республикасы буенча актив атмосфера фронты вакытында яшен, көчле яңгырлар, боз, 20-24 м/с көчле төньяк җиле көтелә.
Нырты хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрдән сенаж салалар.
Подольск шәһәрендә ПОДА Федерациясенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында 8-11 июльдә Россия Паралимпия өстәл теннисы тарихында беренче профессиональ ярышлар «Чемпионнар Кубогы» узды! 🏓
Ярышларда 8-10 класслы 8 иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз катнашты, алар быел Россия чемпионатында үз классларында иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
🌟 безнең мәктәп спортчысы Фәйзетдинова Сафира шәхси һәм катнаш разрядларда бронза призер булды 🎉 🎉 🎉
Чемпионнар Кубогы белән бер үк вакытта Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышлары уздырыла.🏓
Шулай ук!!! безнең район спортчылары әлеге чарада җиңүчеләр булдылар 🎉
🥇 Шәйдуллина Элина.(8 кл)
🥇 Сапаров Руслан.(8 кл)
Спортчыларыбызны котлыйбыз аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез🏆
2024 елның яртыеллыгында Татарстан Республикасы юлларында аварияләр күрсәткечләрен анализлау юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем белән бәйле хәлнең шактый катлаулануын күрсәтә. Мондый һәлакәтләр һәм алардан зыян күргән гражданнар саны кимү фонында быел юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгы шактый артты, нәтиҗәдә һәлак булучылар саны да артты.
Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Түбән Шытсу төп мәктәбе каршында ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Балалар ял итәргә дә, файдалы һәм кирәкле эш башкарырга да өлгерделәр.
Бүгенге иртәне телерадиокомпания хезмәткәрләре спорттан башлап җибәрде.
2024 елның 11 июле 18.00 сәгатьтән 12 июль 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
11 июль кичендә, 12 июль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- 15-20 м/с көчле төньяк җиле ;
- урыны белән көнчыгыш районнарда яшен, локаль рәвештә боз булырга мөмкин.
Татарстанда социаль догазификация шартларына 196 бакча ширкәтендә 16,5 меңгә якын йорт хуҗалыгы керә