“Шоколад көне ”

2024 елның 12 июле, җомга

Халыкара шоколад көне - ел саен 11 июль көнне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәсе “Шоколад көне ” дип исемләнгән уенлы программа үткәрделәр. Чараның максаты – шоколадның файдалы үзлекләре, аның килеп чыгу тарихы, шоколад турында кызыклы фактлар белән таныштыру, кызыклы уеннар һәм биремнәр аша балалар шагыйрьләренең иҗатына кызыксыну уяту. Уен барышында   блиц – викторина, шоколадлы викторина, «Шоко - пазл» төзү,  “ ШОКОЛАД сүзе хәрефләреннән иң соңгы булып сүз төзү» уены,  “тәмле” табышмаклар чишү һ.б. уеннар балалар тарафыннан җылы кабул ителде, кызыксынып уйналды. Шоколадлы уеннан соң һәрбер бала шоколадка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International