"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре ГТО тапшыра!

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүгенге иртәне телерадиокомпания хезмәткәрләре спорттан башлап җибәрде. Аларның һәрберсе ГТО сынауларын үтәргә үз юлы белән әзерләнгән. Кемдер көн саен, кемдер буш вакытта гына күнегүләр ясаган, ә кемдер сынау алдыннан гына җылынып алды. Ләкин аларны үз максатларына ирешү һәм үзләрен җиңү теләге берләштергән.

ГТО тест үзәге исеменнән "Саба дулкыннары" филиалы җитәкчесе һәм баш мөхәррире Мөбарәкова Әлфия Галимҗан кызына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! ГТО комплексы чараларын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең актив рәвештә ГТО нормаларын тапшышырга омтылуыгыз һәм тиз арада коллективны әзерләвегез талантлы җитәкче булуыгызны тагын бер кат исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International