ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Шекше мәчетендә балалар өчен бер атналык укулар бара

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлегендә сайлау алды җыелышы узды. Анда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты

Тэги: Шекше авыл җирлеге

1921 елның 16 августында композитор, пианист, ТАССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1964, 1970), РСФСР, ССРның халык артисты (1981, 1986)Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы туа.

15 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, шушы бәйрәм уңаеннан, Лесхоз  мәдәният йорты хезмәткәрләре чара үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Үсемлекчелек һәм 2024 елның 1 августына терлекчелек эшенә йомгаклар буенча cеминар-киңәшмә

Тэги: усхип

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда ремонт эшләре башланып китте. Бүгенгесе көндә брусчатканы сүтеп яңадан җәю эшләре башкарыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Мамадыш районыннан Кама урман сәнәгате хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр килде. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабалары бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр. Шулай ук, витраждагы, күмер белән йөргән беренче йөк автомобиленең сурәте зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

“Шырпы балалар өчен уенчык түгел!”. Бу ботен кеше өчен дә танылган гыйбарә. Бу олыларны, балаларны ныклы күзәтүдә тотып, шырпы белән уйнамаска, кулланмаска кирәк икәнен искәртеп тора. Балалар өчен пожар, ут куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үткәреп торырга, төрле әңгәмәләр үткәрү, очрашулар оештыру бик мөһим. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда шушы темага балалар белән танып-белү сәгате үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Велосипед иң экономияле һәм популяр транспорт төре, өстәвенә ул кеше сәламәтлеге өчен иң файдалысы булып тора. Бу ике тәгәрмәчле дус олылар өчен дә, балалар өчен дә барысына да туры килә. 10 августта Язлы Арташ авылында "Велоузышлар 2024"спорт чарасы узды.Велоузышлар башланганчы тикшерү комитеты мөдире балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Велосипедта йөрү сәламәтлекне генә түгел, чыдамлыкны да ныгыта. Мондый чаралар үткәрү дә балаларга җәйге каникул вакытында ял итүләрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

14
август, 2024 ел
чәршәмбе

Эзмә урта мәктәбенең өйрәнү-тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International