Мәктәп яны тәҗрибә участокларының билгеләнеше бәяләп бетергесез. Аның хезмәт һәм экологик тәрбия бирүдә роле зур.Эзмә урта мәктәбенең өйрәнү-тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерелә. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән клумбалар һәркемне матурлыклары белән әсир итә. Мәктәп май аеннан алып октябрьгә кадәр гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра.