Бүген «Нәфис» хәйрия фонды ЛНР рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм белән фура җибәрде. Аның составына көн саен кирәкле көнкүреш химиясе – савыт-саба юу өчен сыеклыклар, каты һәм сыек сабын, кер юу өчен гельләр һәм порошоклар, коры чистарткычлар кергән. Барлыгы 15 тонна авырлыктагы 21 784 берәмлек продукция озатылган.
20 декабрьдә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Якынлашып килүче Яңа ел белән!» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, ул бәйрәм атмосферасы һәм яңа ел кәефе бүләк итте. Күргәзмәдә 23 укучының рәсемнәре катнаша.
Уку елының I яртыеллыгы ахырына якынлаша. Балалар сәнгать мәктәбендә заман белән беррәттән үзгәрешләр булуга карамастан, ул һәрвакыт сәнгать храмы булып кала, яшь музыкантлар, рәссамнар һәм хореографлар шуннан юл ала. Бу йорт Һәркемгә илхам чыганагы бирә.
2024 елның 20 декабрендә актлар залында «Музыка һәм төсләр балкышында» дип исемләнгән сәнгать мәктәбе укучыларының традицион отчет концерты узды. Отчет концерты-бөтен мәктәп өчен бик әһәмиятле чара. Шуңа күрә уку елы дәвамында казанышлары һәм талантлары белән сөендергән солистлар һәм коллективлар, төрле фестиваль, конкурс лауреатлары һәм дипломантлары катнаша.
2024 елның 19 декабрендә Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм җирлекләренең ирләр командалары арасында 2024 елгы сезонның мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды.
2024 елның 17 декабреннән 19 декабренә кадәр Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының финал этабы узды.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары даими рәвештә кардан чистартылып тора.
Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация