2024 елның 19 декабрендә Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм җирлекләренең ирләр командалары арасында 2024 елгы сезонның мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашты: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы; Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы; ШЛПУМГ җитәкчесе Иванов Руслан Илгизович; Саба РЭС җитәкчесе Якупов Рөстәм Шөгаеп улы.
Чемпионат Нәтиҗәләре:
Өмет лигасы
Иң яхшы уенчылар:
Гыйләҗиев Фавиз-УСХ ИП командасы;
Разаков Данияр-ОЛИМП командасы;
Исмәгыйлев Рифат-ТАТАВТОДОР командасы;
«Иң яхшы хөҗүмче» номинациясендә Фәләхов Ислам - ЛЕСХОЗ командасы бүләкләнде.
Командаларны бүләкләү:
3 урын-УСХ ИП;
2 урын – ОЛИМП;
1 урын-ЛЕСХОЗ.
Беренче лига
Иң яхшы уенчылар:
Хасбиев Данис-Сабабаш командасы;
Галиев Илнар-ФБП командасы;
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Төхвәтуллин Райнур - Юлбат командасы бүләкләнде;
«Иң яхшы хөҗүмче» номинациясендә Саба тәрәзәләре командасы Сафиуллин Нияз бүләкләнде. Командаларны бүләкләү:
3 урын-САБАБАШ;
2 урын-Саба тәрәзәләре;
1 урын-ЮЛБАТ.
Югары лига (район этабы)
Иң яхшы уенчылар:
Кавиев Сирин-ШЛПУМГ командасы;
Хәсәнов Илназ-Сабагаз командасы;
Хаҗиев Илмир-САБА-АРЕНА командасы;
«Иң яхшы хөҗүмче» номинациясендә Рафиков Солтан - РЭС командасы бүләкләнде.
Командаларны бүләкләү:
3 урын-Сабагаз;
2 урын-ШЛПУМГ;
1 урын-РЭС.
Җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр теләп калабыз!