Уку елының I яртыеллыгы ахырына якынлаша. Балалар сәнгать мәктәбендә заман белән беррәттән үзгәрешләр булуга карамастан, ул һәрвакыт сәнгать храмы булып кала, яшь музыкантлар, рәссамнар һәм хореографлар шуннан юл ала. Бу йорт Һәркемгә илхам чыганагы бирә.
2024 елның 20 декабрендә актлар залында «Музыка һәм төсләр балкышында» дип исемләнгән сәнгать мәктәбе укучыларының традицион отчет концерты узды. Отчет концерты-бөтен мәктәп өчен бик әһәмиятле чара. Шуңа күрә уку елы дәвамында казанышлары һәм талантлары белән сөендергән солистлар һәм коллективлар, төрле фестиваль, конкурс лауреатлары һәм дипломантлары катнаша.
Сәнгать мәктәбе фойесында сәнгать бүлеге укучыларының Декоратив-гамәли сәнгать буенча эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Директор Газизов А. З. үзенең чыгышында бу ярты еллыкның тыгыз булса да, зур унышларга бай булуын билгеләп үтте. Кич буе балалар үзләренең концерт программасы белән барлык тамашачыларны, ә иң мөһиме, укытучыларын, әти - әниләрен сөендерделәр, алар укучыларның казанышлары һәм уңышлары өчен һәрвакыт күп көч һәм энергия куялар. Бу матур бәйрәмдә катнашучыларның барысы да гаҗәеп музыка, сәнгатьнең гүзәл һәм кабатланмас дөньясына чумдылар. Сәхнәдән классик һәм заманча авторларның әсәрләре яңгырады. Яшь, талантлы музыкантлар башкаруындагы концерт номерлары үзләренең төрлелеге, башкару осталыгы белән таң калдырды.