«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә Яңа елга әзерлек башланды

2024 елның 20 декабре, җомга
Яңа ел алдыннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясе территориясендә кар сыннары ясау традициягә әйләнде. Ел саен балалар йорты хезмәткәрләре кышкы участокны кызыклы, матур итү өчен күп көч куялар, интернатта тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм рухы тудырырга тырышалар. Фигуралар һәрвакытта да идеаль булып чыкмый, ләкин участок үзе көндез генә түгел, төнлә дә үзгәрә. Янәшә үтеп киткәндә, күзләр дә сөенә: сихри әкият персонажлары, чыршыда һәм бинаның стеналарында гирляндаларның матур, якты утлары, территориядәге фонарьлар безнең әйләнә-тирәне могҗизалы бер мавыктыргыч атмосферага төрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International