Югары Шытсу авылыннан Хайруллиннар гаиләсе йорт биләмәләрен Яңа ел бәйрәме уңаеннан бик матур итеп бизәгәннәр. Бөтен җирдә утлар яна, кардан күп итеп сыннар ясалган, матур итеп чыршы бизәлгән. Тырышлыклары өчен зур рәхмәт аларга!
Мешабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территорияләрен Яңа ел фигуралары, гирляндалар һәм чыршы белән бик матур бизәделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Олы Арташ мәктәбе территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа ел-изге теләкләрне үтәү вакыты. ... Ел саен безнең укучылар ата-аналар һәм укытучылар белән бергә мәктәпнең фасадын кар фигуралары һәм композицияләр белән бизәп торалар.
Биналарны һәм территорияләрне Яңа елга бизәү буенча район конкурсында катнашып "Туган Як" ачык акционерлык җәмгыяте 1нче призлы урынга лаек булды.
2024 елның 19 декабрендә Саба районының Лесхоз урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында сатуның дистанцион методлары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында тикшереп булмый. Һәм моның белән иртәгә үк бүгенге мәктәп укучыларына очрашырга туры киләчәк.
2024 елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган «Әхмәтов» ҖЧҖ (Саба районы) кибете сатучылары өчен семинар үткәрде.
Кичә Байлар Сабасы район үзәгендә район чыршысын ачу тантанасы булды! Чараны тантаналы рәвештә район башлыгы Раис Минниханов ачты . Чыршы үзенең якты утларын кабызды , чын могҗиза атмосферасы тудырды . Шуннан соң «иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды . Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр . Күңелле гаилә уеннары оештырылды! Һәр кунак күңелле кәеф һәм күтәренке кәеф белән өенә кайтып китте.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча ярышларда 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!