2024 елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган «Әхмәтов» ҖЧҖ (Саба районы) кибете сатучылары өчен семинар үткәрде.
Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт. Сәүдә кагыйдәләре, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү аңлатылды. Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы кулланучылар өчен брошюралар һәм буклетлар таратылды.