ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Ел саен традиция буенча яңа елга территорияне бизәү буенча эш алып барыла. Киләсе 2025 елда Яшел Елан елы башлана. Лесхоз интернат-йорты коллективы Яңа ел бизәлеше эшендә бик теләп катнашты. Кар фигуралары ясадылар, янып торган фигуралар урнаштырдылар. Интернат-йорт территориясендә Яңа ел сизелә!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

27 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен "Яңа ел Чыршысы" үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен уеннар, конкурслар, эстафеталар оештырылды. Кече хор укучылары Кыш Бабай һәм Кар кызы өчен җыр җырладылар, биючеләр күңелле флеш-моб биюен башкардылар һәм традиция буенча шигырьләр укыдылар. Барлык балалар да Кыш Бабайдан бүләкләр алды, ә бәйрәм азагында барысы да "Көмеш" дискотекада күңел ачты. Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә бәйрәмне үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп  - интернаты укучылары Габтрахимов Марат Наилович җитәкчелегендә, Болгар шәhәрендә узган гади авиомодельләр буенча шәхси команда ярышларына зона этабында катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

26 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тамаша” театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен  тамашачыга тәкъдим  итте. Спектакльне халык бик җылы кабул итте. Үзешчәннэребезгә алга таба да иҗади уңышлар, яңа рольләр теәп калабыз.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Башлыгы катнашында күчмә киңәшмә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан биологик чистарту корылмасы территориясендә узды.

Тэги: ОКС

2024 елның 27 декабре 18.00 сәгатьтән 28 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

28 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

"Дәүләт хезмәтләре.Йорт". Торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итү.

Тэги: ОКС

20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе, авыл фельдшеры белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатында, «Сәламәт булыйк!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик күнегүләрнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм файдалы булуын аңлаттылар. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авылында мәчет түбәсен яңартып ябу эшләре бара. Ремонт  авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән эшләнә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International