Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Уен әйлән-бәйләне” - урамда кышкы күңел ачулар үткәрелде.
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа ел ыгы-зыгысы» дигән күңелле бәйрәм оештырдылар.
Явлаштау авыл китапханәсендә кышка багышланган “Кыш турында укыйбыз” дигән шигъри күзәтү үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Кече Шыңар мәдәният йортында кышкы каникуллар вакытында балалар өчен чыршы тирәсендә Яңа ел бәйрәме һәм барысы да отышлы лотерея уткәрелде. Бәйрәм “Әтәчнең Яңа ел сәяхәте” дигән театралләштерелгән күренеш белән башланып китте.. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтеп торган. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы тирәли эйләнеп җырладылар һәм биеделәр, балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды.
Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, бу уку елында күп төрле проект эшләре тормышка ашырыла. Яңа елга спонсорыбыз Маковеев К.С. тарафыннан “Көйдереп ясау җыелмасы” бүләк ителде.
7 январь көнне Иске Икшермә мәдәният йорты мөдире балалар белән йөреш үткәрде "Коляда, коляда! Отворяй ворота!
7 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуасы көненә багышланган «Раштуа төнендә» массакүләм күңел ачу оештырды.
08.01 Шәмсетдинов Илфар Илфат улы истәлегенә багышланган турнир узды, анда 55 спортчы катнашты. Әлеге турнирны оештыручылар һәм иганәчеләр булып Шәмсетдиновлар гаиләсе тора, ә татлы призларны Галимуллина Гөлия ( гаиләнең туганы) биргән. Шулай ук Шәмсетдиновлар һәм Бакировлар гаиләсе Саба-Арена спорт мәктәбе директоры Баһманова Артур Фидаеловичның һәм спорт мәктәбенең барлык персоналы биргән мөмкинлекләре өчен рәхмәт белдерә. Нәтиҗәләргә күчик: Яшүсмерләр арасында 11 һәм аннан өлкәнрәк категориягә 1 урынны Зәйниев Айназ яулады 2 урында - Галимуллин Рәсүл 3 нче урынны - Мәүлетов Булат, Нәбиев Зөлфәт ( Балтач) алдылар. Кызлар арасында: 1 урынны - Хантимерова Алиса алды 2 урынны - Багманова Камилла яулады 3 нче урынны - Сәйфуллина Диләрә, Мансурова Регина алдылар 2012-2013гр категориясендә малайлар арасында: 1 урынны - Идрисов Нияз яулады 2 нче урынны Сафиуллин Рөстәм алды 3 урында - Рәхимов Адель, Шәкүров Самат Кызлар арасында 1 урынны - Гобәйдуллина Ралина яулады 2 урында - Сафина Элина 3 урында - Әхмәтшина Самина, Әхмәтшина Камилә 2014-15 гр категориясендә малайлар арасында: 1 урынны - Борһанов Данияр яулады 2 урында - Шагеев Айзат 3 урында - Нуруллин Алим, Сафин Раяз. Кызлар арасында 1 урынны - Хәбибуллина Наргиза яулады 2 урында - Вәлиуллина Язилә 3 урында - Гаптелвәлиева Айлина Малайлар арасында 2016 гр һәм кечерәк категориягә: 1 урынны Сафин Зиннәтулла яулады. 2 урында - Хуҗин Илдан 3 урында - Мөбарәков Илдан, Мөхәммәтшин Ислам Кызлар арасында 1 урынны - Габделхәйева Мәрьям яулады 2 урынны Фәхриева Фирүзә яулады 3 урында - Кәримуллина Сәйдә, Әхмәтшина Алинә, Батталова Алинә.