Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, бу уку елында күп төрле проект эшләре тормышка ашырыла. Яңа елга спонсорыбыз Маковеев К.С. тарафыннан “Көйдереп ясау җыелмасы” бүләк ителде.
“Пирография техникасы” проекты буенча Марат Наилович мастер-класс уткәрде. Укучылар һөнәрчелек тарихы, эш вакытында куркынычсызлык техникасы, көйдереп бизәү ысуллары белән дә таныштырылды.