Кышкы каникуллар вакытында балалар өчен үткәрелгән бәйрәм кичәсе

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында  кышкы каникуллар вакытында балалар өчен чыршы тирәсендә  Яңа ел бәйрәме  һәм барысы да отышлы лотерея уткәрелде. Бәйрәм  “Әтәчнең Яңа ел сәяхәте” дигән театралләштерелгән күренеш белән башланып китте.. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр  көтеп торган. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы тирәли эйләнеп  җырладылар  һәм биеделәр,  балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International