ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

"Әниемә бүләк" – мастер-класс

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Объектта территорияне төзекләндерү буенча эшләр бара. Диварларны сәнгати бизәү буенча эшләр алып барыла. Объектны 2025 елның апрель ахырына тапшыру планлаштырыла.

Тэги: ОКС

Чаңгы ярышында гаиләләр дә ярышты. Әлеге ярышта Заһидуллиннар гаиләсе беренчелекне бирмәде. Гөлнара Заһидуллина Финанс-бюджет палатасында бүлек җитәкчесе булып эшли. Эштән тыш вакытын спорт белән бәйләп үткәрергә ярата. Ә бүгенге ярышта ул улы һәм кызы белән бергә катнашты.

Объектта түшәм системасын монтажлау эшләре бара. Спорт идәне куела. Керү группасын алюминийдан монтажлау эшләре алып барыла. Электромонтаж эшләре дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ОКС

2025 елның 10 мартыннан алып 2025 елның 21 мартына кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

6 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «Яз чәчәге-гүзәл хатын-кыз» исемле бәйрәм концерты оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Бүген, 7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк тамаша һәм чәчәкләр көтә иде. Бюджет портфеле, заманча акча гөле һәм ләлә чәчәкләре арасына күмелеп хан каршы алды бүген гүзәл затларны. Ә аның яраннары, асыл татар егетләре ханның яхшы кәефен дә сакларга тырышалар, кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәк тә бүләк итәргә өлгерәләр. Әлбәттә, бәйрәм котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте.   "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Фиргат Сәләхиев, Айдар Хантимеров, Арча районыннан автор-башкаручы Рөстәм Зыятдинов та  кызларыбызга үзләренең иң матур җырларын  бүләк итеп, күңелне күтәрделәр. Шуларга өстәп  бирелгән бүләкләр дә кызлар күңеленә хуш килде.

"Яшьлек" яшьләр үзәге Сатыш урта мәктәбендә мастер-класс үткәрде. 

Ватанны саклаучылар елына багышланган гаилә чаңгы эстафетасы.

Тэги: ОДМС ГТО Саба #молодежьидети #мывместе

2025 елның 4 мартыннан 7 мартына кадәр Уфа шәһәрендә Бөтенроссия яшьләр бадминтон ярышлары узды. Анда Россиянең 11 төбәгеннән 262 спортчы катнашты. Ялгыз һәм парлы категорияләрдә 798 уен уйналды. Ярыш "өч йолдыз"лы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 13 медаль яуладылар. 1-Зайнеев Айназ - Фёдоров Данила (Алексеевск) ,-1- Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Базарлы Матак) ,1- Сафиуллин Рөстәм ,2- Сафина Элина ,2-Идрисов Нияз - Сафиуллин Рөстәм Зәйниев Айназ ,3- Галимуллин Расуль ,3- Галимуллин Расуль - Гаврилов Кирилл (Казан) ,3- Идрисов Нияз - Сафина Элина ,3- Борһанов Данияр - Савенко Матвей (Чаллы) ,3- Сафин Зиннәтулла Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районына бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен дә рәхмәтлебез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International