2025 елның 4 мартыннан 7 мартына кадәр Уфа шәһәрендә Бөтенроссия яшьләр бадминтон ярышлары узды. Анда Россиянең 11 төбәгеннән 262 спортчы катнашты. Ялгыз һәм парлы категорияләрдә 798 уен уйналды. Ярыш "өч йолдыз"лы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 13 медаль яуладылар. 1-Зайнеев Айназ - Фёдоров Данила (Алексеевск) ,-1- Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Базарлы Матак) ,1- Сафиуллин Рөстәм ,2- Сафина Элина ,2-Идрисов Нияз - Сафиуллин Рөстәм Зәйниев Айназ ,3- Галимуллин Расуль ,3- Галимуллин Расуль - Гаврилов Кирилл (Казан) ,3- Идрисов Нияз - Сафина Элина ,3- Борһанов Данияр - Савенко Матвей (Чаллы) ,3- Сафин Зиннәтулла Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районына бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен дә рәхмәтлебез.