Финанс-бюджет палатасы егетләре гүзәл затлар өчен бәйрәм чарасы оештырды

2025 елның 7 марты, җомга

Бүген, 7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк тамаша һәм чәчәкләр көтә иде. Бюджет портфеле, заманча акча гөле һәм ләлә чәчәкләре арасына күмелеп хан каршы алды бүген гүзәл затларны. Ә аның яраннары, асыл татар егетләре ханның яхшы кәефен дә сакларга тырышалар, кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәк тә бүләк итәргә өлгерәләр. Әлбәттә, бәйрәм котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте.   "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Фиргат Сәләхиев, Айдар Хантимеров, Арча районыннан автор-башкаручы Рөстәм Зыятдинов та  кызларыбызга үзләренең иң матур җырларын  бүләк итеп, күңелне күтәрделәр. Шуларга өстәп  бирелгән бүләкләр дә кызлар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International