Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 сыйныф укучылары өчен "Әниемә бүләк" дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Укучылар биредә татар милли бизәкләре, агач эшләнмәләренә бизәкләр төшерү, аның төрле ысуллары белән таныштылар. Һәр укучы зур кызыксыну һәм тырышлык белән әниләренә бәйрәм бүләге әзерләде.