"Яшьлек" яшьләр үзәге Сатыш урта мәктәбендә мастер-класс үткәрде. 8 нче март - халык-ара хатын-кызлар көне якынлаша. 6 март көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, открытка ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
Укучылар мастер класста бик теләп катнашты. Алар уз тырышлыклары белән әниләренә бүләккә дип ,матур язгы чәчәкле открытка ясадылар.