ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

 1 марттан 11 мартка кадәр Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ватанны саклаучылар  елына багышланган “Авылым хәрбиләре” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Бу стендта армия хезмәтен үткән авылдашларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре  фотокүргәзмәдә фотолар , солдатларның биографияләре белән таныштырды. Шулай ук почмакта фотоальбомнар, хәрби значоклар, солдатларның рәхмәт хатлары һәм армия кирәк-яраклары тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кистеләр. Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре  "Наркотиклар - тормыш яки үлем!" дигән   исем астында  урамда акция үткәрделәр. Бу акция яшьләрне актив тормыш позициясенә, яшьтәшләре белән аралашуга, тормышта дөрес юлны  сайларга, сәламәтлекләрен сакларга чакырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7 март  көнне гимназиябез макулатура җыйды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Мишә авыл җирлегендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләр турниры

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге халкы район мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылган концертта булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда Тимершык авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Айгөл Әхмәтгалиеваның “Әйттерерсең әллә ни...” комедиясен  сәхнәләштерделәр. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Лесхоз урта мәктәбе укучылары «ВАМ, ЛЮБИМЫЕ» акциясен кабул итеп, 8 Март белән Мишә авыл җирлеге хезмәткәрләрен котладылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында  бик матур бәйрәм-концерты уздырылды. Татарстанда танылган моңлы җырчылар матур җырларын бүләк иттеләр. Авылдашыбыз - җырчы, алып баручы һәм көрәшче егетебез  Ленур Биктимеров һәм аның иҗатташ дусларына шундый бәйрәм оештыруы өчен зур рәхмәт һәм уңышлар телибез!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, бу кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул итә торган вакыт. 09 март көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре тарафыннан әзерләнгән концерт булды. Әлеге концертта Туктар авыл клубы хезмәткәре, китапханәчесе А.Т. Мөхәрләмова, Сабабаш авылы үзешчәннәре катнашты. Зал язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулган иде.

Барлык катнашучыларны, шулай ук махсус хәрби операциядә  катнашучыларның хатыннарын һәм әниләрен яз бәйрәме белән котладылар.Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән күңелне нечкәртерлек һәм күңелле җырлар яңгырады. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International