Җиденче март көнне “Игенче” ҖЧҖ дә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Комплектка көндәлек кирәкле азык-төлек: ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар кергән.
С гепатиты нәрсә ул?
С гепатиты-вирус китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы, ул сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
8 Март халыкара хатын-кызлар хөрмәтенә Кибәче авыл җирлегендә,8 март көнне хатын-кызлар арасында волейбол буенча турнир узды.Арташ командасы 3 урын алды.Котлыйбыз!
8 мартта "Тургай" приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Дөньядагы иң гүзәл"исемле бәйрәм концерты булды. Якты, эмоциональ, иҗади номерлар барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Барлык хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормыш күп бәхетле мизгелләр, шатлыклы минутлар, күңелле тәэсирләр бүләк итсен, балаларның уңышлары гел сөендерсен!
Идәнне мәрмәрдән ясау, стеналарны плитә белән тышлау эшләре бара. "159 нчы ПМК" ҖЧҖ подряд оешмасы.
8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне күптән инде яз, нәфислек һәм кешелекнең гүзәл яртысына игътибар символына әверелде. Хәзерге Россиядә 8 Март иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала.
10 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгатьләре дәвам итте. Бу юлы
чарада массаж туплары һәм гимнастика таяклары кулланылды.
8 март көнне Чәбия-Чурчи авыл клубында"Ягез әле, әниләр"конкурсы булып үтте.
Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Язлы Арташ һәм Урта Нырты авыл клублары белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган зур концерт булды.
Урта Нырта авыл клубында "хатын-кызларга мәхәббәт бүләк итегез"дигән бәйрәм чарасы узды.