7 март көнне гимназиябез макулатура җыйды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел, кәгазь калдыклары җыю, сакчыллык  һәм  хезмәт тәрбиясе дә ул. Укучылар   һәр килограмм макулатура - агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын  аңлап  эш итәләр.  Һәр сыйныф та бик актив катнашты.  Бу эштә һәрдаим әти-әниләрнең ярдәмен тоеп, алар белән берлектә эшләү икеләтә сөенеч. Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге булганда гына яхшы күрсәткечләргә ирешеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International