8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, бу кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул итә торган вакыт. 09 март көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре тарафыннан әзерләнгән концерт булды. Әлеге концертта Туктар авыл клубы хезмәткәре, китапханәчесе А.Т. Мөхәрләмова, Сабабаш авылы үзешчәннәре катнашты. Зал язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулган иде.
Барлык катнашучыларны, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын һәм әниләрен яз бәйрәме белән котладылар.Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән күңелне нечкәртерлек һәм күңелле җырлар яңгырады. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.