ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

30
март, 2025 ел
якшәмбе

30 март көнне Саба районының Шәмәрдән авылында "СМЕШ" теннис үзәгенең тантаналы ачылышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, РФ Президенты киңәшчесе И.Е. Левитин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов катнашты. А.А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры дефиле-марш башкарды, ул чараның тантаналы башлануын билгеләде. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов яшь музыкантларга якты чыгышлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга алга таба да иҗади уңышлар теләде. Тынлы оркестрның катнашуы ачылу тантанасына аерым бер тантаналылык һәм бәйрәм атмосферасы өстәде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
март, 2025 ел
шимбә

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Эшче егетләр мәдәният йортының тышкы ягыннан отмоска салу өчен каркас кордылар. Эчке якта җылылык торбаларын ялгадылар.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

28 март көнне изге Рамазан аенда Югары Симет авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтар ҖЧ “Симет” җәмгыяте, авыл яшьләре булышлыгы белән үткәрелде. Мәҗлескә килгән авылдашларга Муллагалиев Илнур хәзрәт вәгазьләр сөйләде. Ифтар күңелле, дустанә, җылы һәм өйдәгечә уңайлы мөхиттә узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Олы Арташ авылы мәчетендә Ифтар ашы уздырылды. Коръән сүрәләрен тыңладылар. Соңыннан тәм-томнар белән сыйландылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Югары Симет авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган укулар үткәрелде. Катнашучылар ни өчен сугыш турында китап уку мөһим һәм кирәк, ни өчен үз илеңнең тарихын һәм Бөек Ватан сугышы тарихын белергә кирәк, дигән фикерләре белән уртаклаштылар. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

27 март көнне Югары Симет мәдәният йорты китапханәче белән берлектә медицина хезмәткәре һөнәре белән танышу максатында авыл фельдшеры Мифтахова Зөлфия белән очрашу оештырды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

28
март, 2025 ел
җомга

   28нче март көнне Саба гимназиясе базасында күренекле галим һәм тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27 март көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Наркомания һәм СПИД – рок дуэты»акциясе үткәрделәр. Безнең бистәдә яшәүчеләргә, яшьләргә һәм яшүсмерләргә, белгечләр наркотикларга каршы мәгълүмат тутырылган буклетлар тараттылар, алар, беренче чиратта, психотроп матдәләр куллануны кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә юнәлдерелгән. Әлеге акция-яшьләрнең наркомания, СПИД проблемаларына карата актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук әлеге проблемаларны хәл итүгә заманча яшьләрне җәлеп итү омтылышы ул. Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Куллануны иң яхшы профилактикалау - ул мөмкин булган нәтиҗәләр турында кисәтү. Акциянең төп басымы сәламәт яшәү рәвешен, гаилә, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән. Җәмгыятьнең төп проблемасы-авыруларны профилактикалау төшенчәләрендә һәм чараларында хәбәрдар булмау. Киләчәкне үзгәртү безнең кулларда.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә . Бу вакыйга хөрмәтенә Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Мизгел» халык театры ветераннары белән «Буыннар очрашуы»дип аталган очрашу оештырылды.»Театр яктылыкка,нурга илтә»китап күргәзмәсе куелды. Күп еллар элек сәхнәгә куелган спектакльләрне искә төшерделәр.Спектакльләрдән фотолар һәм ведиосюжетлар карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International