27 март көнне Югары Симет мәдәният йорты китапханәче белән берлектә медицина хезмәткәре һөнәре белән танышу максатында авыл фельдшеры Мифтахова Зөлфия белән очрашу оештырды. Ул балаларга үзенең эше турында сөйләде: төрле авыруларны профилактикалау, прививкалар һәм аларны ни өчен ясыйлар, амбулатор карталарны ничек дөрес тутырырга. Медицина инструментларын күрсәтте һәм аларның билгеләнеше турында сөйләде. Теләүчеләргә кан басымын үлчәделәр, гемоглобинны тикшерделәр. Шулай ук балаларга "ашыгыч ярдәм" чемоданында булган дару препаратларын күрсәтте. Коридорда стеналарда сәламәтлек турындагы плакатларны карадылар. Экскурсия тәмамлангач, укучылар медицина хезмәткәренә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.