Югары Симет авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган укулар үткәрелде. Катнашучылар ни өчен сугыш турында китап уку мөһим һәм кирәк, ни өчен үз илеңнең тарихын һәм Бөек Ватан сугышы тарихын белергә кирәк, дигән фикерләре белән уртаклаштылар. Уку һәм фикер алышу өчен китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар алынды. Балалар, бер тында, В.Нуруллинның "Шинельсез солдатлар", Ш. Рәкыйповның "Ак канатлы хатирәләр", Ф. Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат" хикәяләреннән, "Василий Теркин", "Гармун" поэмаларыннан өзекләр тыңладылар. Яшь геройларны, аларның кыюлыгын һәм батырлыгын, Ватанга мәхәббәтен, кылган батырлыкларын искә алдылар. Күпме еллар үтте, әмма без аларны, илебезнең яшь геройларын хәтерлибез. Балаларга үзләренә ошаган шигырьләрне һәм танылган язучыларның сугыш турындагы хикәяләрен укырга тәкъдим ителде.