ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

4 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Нургали Минниханов исемендәге мәчет белән берлектә балалар белән саф һавада күңелле уеннар үткәрделәр. Балаларга тәмле пылау пешерелде, кайнар чәй эчтек, аннары балалар белән бергәләп җомга намазын тыңладык. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 гыйнвар көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен “Ә бездә Яңа ел! Чыршы бәйрәмгә кунакка чакыра” исемле Яңа Ел бәйрәме оештырдылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы балалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр бала Кыш Бабайга Яңа ел шигырен сөйләде.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге

2019 елның 7 гыйнварында Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба муниципаль районы башлыгы Риис Миннихановның район яшьләре белән очрашуы узачак. 

Башлана: 16:00 сәгатьтә.

Бүген, 2019 елның 5 гыйнварында Байлар Сабасы бистәсенең боз мәйданчыгында Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар узды.

2019 елның 5 гыйнвар көнне.Шәмәрдән авылында 2007 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча Ачык Беренчелек үтте.

5 нче гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге актлар залында яшьләр арасында Балтач районыннан килгән катнашучылар арасында киберфутбол буенча иптәшләрчә очрашу булып узды. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Сабадан Делюс Фатхуллин, 2 урынны Балтачтан Фердинанд Шәйхетдинов яулады. 3 һәм 4 урыннарны Сабадан урынны Фаил Шәрәфетдинов һәм Айнур Мөхәммәтшин бүлештеләр. 

Шәмәрдән мәдәният йортында сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган тамаша узды. Килгән кунаклар чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, әкият персонаҗлары белән бергәләп төрле уеннар уйнап, бүләкләр һәм күчтәнәчләр алдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

4 гыйнвар көнне Үзәк чыршы янында район кунаклары һәм халкы өчен Юлбат мәдәният йорты, Тнекәй авылы, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре күңел ачу программасы оештырдылар. 

Чара дискотека белән тәмамланды.


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Һәр кешенең бөек кыйммәте - сәламәтлек. Күңелле стартлар - балаларны урамда хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. 2019 елның 4 гыйнварында Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында «Күңелле стартлар» узды. «Күңелле стартлар» программасы шактый бай булды. Спорт бәйрәме «Йолдызлык» разминкасы белән башланып китте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International