Бүген, 2019 елның 5 гыйнварында Байлар Сабасы бистәсенең боз мәйданчыгында Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир кызыклы булды, командалар матур уен күрсәтә алдылар.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын Сабабаш командасы;
2 урын Вымпел командасы;
3 урын Юлбат командасы.
Җиңүгә омтылыш өчен Арташ командасы бүләкләнде.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Шулай ук бүген 2005-2006 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык беренчелеге; Саба муниципаль районының ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей ярышы; Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган ярышлар уза. Иртәгә 6 гыйнварда түбәндәге спорт ярышлары узачак: Саба муниципаль районының авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча чемпионаты; 1-9 сыйныф укучылары арасында Кыш Бабай призына хоккей турниры; " Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге чаңгы ярышлары
2001-2002 елгы, 2003-2004 елгы, 2005-2006 елгы, 2007 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында; 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык беренчелеге; “Кыш бабай кубогы” спортинг-компакт буенча ачык турнир (икенче этап).