ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Саба районы спорт яңалыклары

Кыш- елның иң тылсымлы вакыты, аның җитүен түземсезлек белән күп бала көтә. Елның башка бер генә вакыты да балаларны саф һавада күңел ачуларның шундый күп төрлелеге белән шатландыра алмыйдыр, мөгаен. Кышкы хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачулар ачык һавада балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Урамда кышкы күңел ачу-ул күңелле генә түгел, файдалы шөгыль дә.

Мишә авыл җирлегендә Яңа ел тамашасы

Тэги: Мишә авыл җирлеге

3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне Район мәдәният йортында профсоюз, Яңа ел бәйрәме булып узды."- Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары өчен. Шулай ук шәхси, шәхси эшмәкәрләр балалары өчен 13:00 сәгатьтә, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең балалары өчен 15:00 сәгатьтә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 гыйнвар көнне Сабаның Үзәк чыршы янында Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән “ Уйныйбыз да ,биибез дә” дип исемләнгән кызыклы уеннар һәм биюләр оештырдылар.Бигрәк тә “Боланга утырып”, “Кар бабай”, “Биибез” ,”Алмалы үбешу” уеннарын яратып уйнадылар.Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Мишәбаш авылы клубында, балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган «Яңа ел алдыннан булган хәл...» − дип исемләнгән әкияти тамаша белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм чарасында куян ролен: Мичәнбаш клубы мөдире − Камилә Нигъмәтҗанова үтәде. Аннары бәйрәм бизәлгән матур чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп һәм әкият персонаҗлары белән бергәләп биеп-җырлап дәвам ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният хезмәткәрләре Илебер авылы клубында, балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган «Яңа ел алдыннан булган хәл...» − дип исемләнгән әкияти тамаша белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм чарасында куян ролен: Мичәнбаш клубы мөдире − Камилә Нигъмәтҗанова үтәде. Аннары бәйрәмне бизәлгән матур чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, әкият персонаҗлары белән бергәләп төрле уеннар уйнап һәм җырлап дәвам иттеләр.

Бүген, 2019 елның 3 гыйнварында Шәмәрдән авылында 2009-2010 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча ачык беренчелек булып узды. Ярышларда 5 команда катнашты: Саба, Шәмәрдән, Тимершык, Кукмара, Арча.

Эзмә авыл җирлеге клублары hәм мәдәният йортларында Яңа ел балмаскарадлары булып узды. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырылды.Элеге чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегенең барлык учрежденияләрендә Яңа елга багышланган чаралар үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International