Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында тәрбияләнүче балалар ачык һавада чанада шуу.
Кыш- елның иң тылсымлы вакыты, аның җитүен түземсезлек белән күп бала көтә. Елның башка бер генә вакыты да балаларны саф һавада күңел ачуларның шундый күп төрлелеге белән шатландыра алмыйдыр, мөгаен. Кышкы хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачулар ачык һавада балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Урамда кышкы күңел ачу-ул күңелле генә түгел, файдалы шөгыль дә.
Шул уңайдан 31 декабрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр белән берлектә тау шуарга чыктылар.
Чөнки тау шууны бөтен кеше ярата, иң кечкенәләреннән алып иң өлкәненә кадәр. Иң мөһиме-тау бик текә булмасын. Барлык балалар да бераз гына туңсаларда, ләкин күтәренке Яңа ел кәефләре алдылар.
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Кышкы утырмалар» исеме астында фольклор ял итү шөгыле.
2019 нчы елның 2 нче гыйнварендә «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Васильева Э.Р. «Кышкы утырмалар» исеме астында фольклор ял итү шөгылен үткәрде.
Шөгыльгә түбәндәге бурычлар куелды:
-Халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләу;
-Балаларны рус халкының иҗаты hәм йолалары белән таныштыру;
-Халык җырларының, биюләренең, уеннарының төрле характерлары турында кузаллау тудыру;
-Уңай-хисле халәт тудыру;
-Образлы фикерләуләрен үстеру.
Чарада дурт бала катнашты. Тәрбияче, элекке чорларда халыкның ничек яшәве hәм ни белэн шөгыльләнуләре турында сөйләде. Аларны яңа ел рәсемнәре сүрәтләре белән таныштырды. Уңай-хисле халәт тудырды. Халык иҗатының кышкы йолалары турында сөйләде, “Йомгагым”уены уйнатылды. Балалар, бик теләп, музыкаль уен кораллары белән уйнадылар. Тәрбияче балаларның фикерләү сәләтләрен устеругә тагын бер адым ясады.