«Яңа еллар бәхет китерсен!»

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Яңа ел - ул теләкләрне, өметләрне һәм якты тәэсирләрне тормышка ашыру вакыты! 29 декабрь көнне Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Яңа еллар бәхет китерсен!" дигән яңа ел бал-маскарады үтте. Күңел ачу программасы  Яңа ел конкурслары һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән торды. Зал уртасында озын, зифа буйлы чыршы Салават күпере төсләрен чагылдыра иде. Маскарад кунаклары Яңа ел җырларын җырладылар, биеделәр, гомумән, чын күңелдән күңел ачтылар. Залда гадәттән тыш матур һәм бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Бәйрәм лотерея, Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International